- тыныш
- 1. Үпкәләр белән һава сулау һәм аны кире чыгару процессы; тын алыш 2. Сөйләгәндә, җырлаганда, укыганда һ. б. ш. бик аз вакытка ясала торган тукталыш; пауза. Берәр нәрсә эшләгәндә вакытлыча ясала торган тәнәфес 3. әд. иск. Цезура 4. диал. Җырның, шигырьнең кушымтасы 5. Коръәндә кайбер җөмлә азакларына нокта урынына йолдыз рәв. куела торган билге. Коръәннең шундый ике билге арасындагы кисәге; аять. ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ – Язма текстның эчтәлеген һәм пауза, интонация үзенчәлекләрен дөрес чагылдырырга ярдәм итә торган график билгеләр (нокта, өтер, күп нокта һ. б. ш.). ТЫНЫШ КУЮ – Әңгәмәне, бәхәсне, сөйләшүне һ. б. туктату, бетерү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.